"Дуслык көне" кысаларында Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында "Дуслык әйлән-бәйләне" бәйрәм чарасы үтте.
Өлкәннәр янына кунакка Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студентлары килде. Алар күңел ачу концерт программасы әзерләгән иде.