Бүген Чирмешәннең "Доброе сердце" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре карамактагы балалар өчен “Дуслык түгәрәге” дигән кызыклы чара үткәрде.
Чаранын максаты - балаларда туган якка мәхәббәт уяту, әхлаки тәрбия бирү.
Белгечләр сүзләенә караганда, үсмер яшьтә алган бу тәрбия кешедә гомере буе сакланып кала. Башка милләт вәккилләренә ихтирам, үз милләтенең үзенчәлекләрен белүне кечкенә яшьтән тәрбияләргә кирәк.