Бүген “Язгы игелек атнасы – изге эшләр эстафетасы” #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН республика акциясе кысаларында “Яшәүгә хокук” Төбәк иҗтимагый оешмасы Питрәч районының “Шатлык” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют карамагындагылар өчен Казан шәһәренә сәяхәт оештырды.
Анда балалар бик теләп һәм кызыксынып тарихи урыннарны карады, тарихи истәлекләр белән танышты.
Экскурсия моның белән генә чикләнмәде. Сәяхәт “Кидспейс” дип аталган балалар шәһәрчегендә дәвам итте. Анда балалар үзләрен төрле һөнәрләрдә сынап карады.
Бу экскурсияне оештыручыларга карамактагылар һәм учреңдение хезмәткәрләре зур рәхмәтләрен җиткерде.