Чистайның "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорт хезмәткәрләре һәм биредә яшәүчеләр хәзерге заман җәмгыятенең игътибарын социаль әһәмиятле проблемаларга юнәлтү максаты белән чаралар планы әзерләде.
"Игелекле эшләр көненедә" шәһәр урамнарында "Түгәрәк буенча игелек эшлә" акциясе оештырылды. Биредә шәһәр халкына игелек, бәхет, тынычлык теләп смайликлар таратылды.