Шушы көннәрдә Чистайның "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында "Язгы игелек атнасы - изге эшләр эстафетасы" #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН республика акциясе кысаларында сәламәтлек сәгате узды.
Чистай медицина училищесы волонтерлары гипертония авыруына кагылышлы лекция әзерләде.
Биредә алар әлеге авыру турында җентеләп сөйләде, дәвалау алымнары һәм ысуллары белән таныштырды, медицина киңәшләре бирде.