Кукмараның "Милосердие" үзәгендә рәсем һәм кул эшләнмәләре бәйгесе узды

2016 елның 18 апреле, дүшәмбе

Кукмараның  "Милосердие" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә "Язгы игелек атнасы - изге эшләр эстафетасы #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН" акциясе кысаларында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгына багышланган рәсем һәм кул эшләнмәләре бәйгесе узды. 

Белгечләр билгеләвенчә, мондый чаралар балаларда патриотлык хисләр һәм өлкән буынга карата хөрмәт тәрбияли. 

Бәйге ахырында иҗади күргәзмә оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International