Шушы көннәрдә Бөтенроссия "Язгы игелеклелек атнасы" иреклеләр акциясе кысаларында Түбән Каманың "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагоглары Г. Тукай паркында "Сәламәтлек көне" үткәрде.
Чараның максаты - балигъ булмаганнар арасында спорт белән шөгыльләнүне популярлаштыру.
Сәламәтлек көне викторинадан башланып китте. Аннан соң тренажерларда дәресләр үтте.