Лаеш районында республика акцияләре гамәлгә ашырыла

2016 елның 18 апреле, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Лаеш районының мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә "Язгы игелек атнасы - изге эшләр эстафетасы #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН һәм #СПОРТИВНЫЙТАТАРСТАН республика акцияләре башланып китте. 

Алар кысаларында "Дуслык ул..." социаль-мәдәни чарасы, "Спортны ярату – сәламәт булу" һәм "Тизрәк, югарырак, көчлерәк" спорт чаралары узды. 

"Дуслар белән аралашу бала шәхесен үстерүдә мөһим роль уйный, ә мондый спорт чаралары социаль аралашу тәҗрибәсен тупларга ярдәм итә", дип  билгеләп үтте үзәк белгече Татьяна Сәгыйтова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International