Кукмараның "Милосердие" үзәгендә акция оештырылды

2016 елның 15 апреле, җомга

Шушы көннәрдә "Язгы игелек атнасы - изге эшләр эстафетасы" акциясе кысаларында Кукмараның "Милосердие" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре "Исәнлек-саулык" көне үткәрде. 

Биредә балалар һәм аларның әти-әниләре белән "Күңелле спорт эстафетасы" оештырылды. Биредә барысы бик теләп катнашты һәм төрле биремнәр башкарды.

Чарада катнашучылар канәгать калып, энергия алды һәм татлы күчтәнәчләр белән сыйланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International