Алабугада мәктәп укучылары өчен "Мәгариф. Карьера – 2016" вакантлы эш һәм уку урыннары ярминкәсе үтте

2016 елның 15 апреле, җомга

Кичә Алабуга шәһәренең мәдәният сараенда  һөнәри юнәлеш бирүче акция кысаларында 9-10 сыйныф укучылары өчен "Мәгариф. Карьера – 2016" вакантлы эш һәм уку урыннары ярминкәсе үтте.

Биредә мәктәп укучыларын сигез уку йорты укыту өстенлекләре, керү шартлары белән таныштырды.

800 дән артык югары сыйныф укучысына мәгълүмати буклетлар таратылды.

Эш бирүчеләр тарафыннан 75 вакансия тәкъдим ителде. Ярминкәдә 86 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International