18-19 апрель көннәрендә Казанда “Аутистик спектрдагы психик тайпылышлы балаларның авыруын башлангыч чорда ачыклау, социаль адаптация һәм инклюзив белем өлкәсендә ведомствоара хезмәттәшлек мәсьәләләре” бөтенроссия конференциясе узачак. Бу хакта бүген сүз “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбуга конференциясендә барды.
Бөтенроссия конференциясен үткәрү максаты аутизмны башлангыч чорда ачыклау һәм ярдәм күрсәтү өлкәсендә Россиянең гамәли тәҗрибәсен күрсәтүдән гыйбарәт. Шулай ук, инклюзив практикаларны куллану өчен шартлар тудыру, социаль волонтерлык үсеше, җәмәгатьчелекне үсеше тайпылышлы булган кешеләрнең социаль адаптациясе процессына җәлеп итү, аутизм билгеләре булган балаларны тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм күрсәтүне камилләштерү кебек максатлар күздә тотыла.
ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова билгеләп узганча, форумның беренче көне Универсиада авылында үтәчәк, икенче көне ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында һәм Дәүләт Советында үткәрелә. Әйтергә кирәк, конференциягә аутизмлы балалар үстерүче яки шушы диагнозда шиге булган ата-аналар да килергә мөмкин. Чарага мондый 300 гә якын гаилә чакырылган. “Без балаларында шушы авыру билгеләре булган барлык ата-аналарны чакырабыз. Анда кызыксындырган сорауларны биреп, диагностик тикшеренү турында белешергә була”, - дип белдерде министр.
Форумга Россиянең бу өлкәдә әйдәп баруы белгечләре – РФ Хөкүмәте каршындагы социаль өлкәдә попечительлек мәсьәләләре буенча совет әгъзасы, “Дәвалау диагностикасы үзәге” Төбәк иҗтимагый хәйрия оешмасы (Мәскәү) директоры Анна Битова, РФ Җәмәгать палатасы каршында инвалид балалар һәм эшчәнлеге чикле булган башка затларның эшләре буенча координацион совет рәистәше Елена Клочко һәм башкалар килүе көтелә.
Эльмира Зарипова аутизм билгеләре булган балаларны тәрбияләүдә ата-ананың роле зур булуын билгеләп үтте. “Мондый балалар өчен өйдә дә тернәкләндерү үзәгендәге күк мохит булырга тиеш. Көндәлек практика булырга тиеш”, - диде ул. Министр элегрәк аутизмлы балалардан баш тарту, мондый гаиләләрдә аерылышулар саны күп булуын шәрехләп, хәзер башка тенденция күзәтелүен, 7-8 ел эчендә вазгыять үзгәрүен әйтте. “Без яшь ананы аутизмның моның белән яшәп булмаслык проблема түгеллегенә күндеререгә тырышабыз. Мондый балаларны дельфинарийга, кафега һәм башка урыннарга кертмәү очракларын да беләбез, әмма хәзер, акрынлап, җәмгыятьнең карашы үзгәрә”, - дип ассызыклады ул.
Эльмира Зарипова сүзләренә караганда, республикада аутизмлы балаларның социаль адаптациясе буенча зур тәҗрибә тупланган. Бу юнәлештә Казанның “Апрель” тернәкләндерү үзәге яхшы гына эшли. “Апрель” үзәге аутизм чире булган балаларга ярдәм күрсәтү белән шөгыльләнә, анда үз эшенең осталары эшли. 8 нче шәһәр балалар хастаханәсе белән дә килешү төзелгән. Башта ярдәм сәламәтлек саклау оешмасында күрсәтелә, аннары алар өчен социаль учреждениедә социаль яраклаштыру буенча ярдәм күрсәтү зарур”, - дип белдерде министр. Аның әйтүенчә, ел саен Татарстанның тернәкләндерү үзәкләрендә аутизм диагнозы белән 170 тән алып 270 кә кадәр бала дәвалана. “Апрель” аша исә былтыр 157 бала узган. Эльмира Зарипова бу үзәктә тулы гаилә белән эш тәртибе оештырылган.
Министр хәбәр иткәнчә, соңгы 3 елда аутизмлы 28 бала мәктәпкә әзерләнгән. “Әгәр алар белән шөгыльләнмәгән булсалар, аларны өйрәтеп, укытып булмаслык балалар дип танырлар иде. Хәзер шул 28 баланың 3се генә өйдә укытыла, калган 25е яшьтәшләре белән мәктәптә белем ала”, - дип сөйләде Эльмира Зарипова.