Шушы көннәрдә Бөгелмәнең “Салават күпере” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече Наталья Минязева тарафыннан карамактагы мөмкинлекләре чикле эшсез кешеләр өчен үз-үзләренә ышаныч арттыру буенча тренинг уздырылды.
Тренинг барышында шәхесләргә һәрьяклы анализ ясалды, көчле һәм көчсез яклары бәяләнде. Шулай ук катнашучылар тотрыклы эчке хис формалаштырырга һәм үзләренә ышаныч булдырырга өйрәнде.