Балтачның “Наз” үзәгендә “Көзге ярдәмендә терапия” тернәкләндерү программасы булдырылды

2016 елның 15 апреле, җомга

Балтачның “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлеге базасында мөмкинлекләре чикле һәм өлкән яшьтәге гражданнар өчен “Көзге ярдәмендә терапия” программасы эшләнелде һәм уңышлы гына тормышка ашырылып килә.

Бу программа инсульт, инфаркт кичергән кешеләрне тернәкләндерүгә юнәлтелгән. Программаның максаты – баш миенең сәламәт ягы белән зарарланган өлешенә тәэсир итеп, сәләтен югалткан функцияләрне элеккеге халәтенә кайтару. Бу чара сәламәткул яки аяк хәрәкәтен чагылдыручы көзге ярдәмендә уздырыла. Кешенең көзгедә сәламәт кул хәрәкәтен күреп, зарарланган өлешен күрмәве мөхим.

Учреждение белегчләре ассызыклавынча, бу терапия баш миенең эшчәнлеген дөресләп, тиешле күнегүләрне кул, аяк очлыклары белән дөрес итеп ясарга мөмкинлек бирә. Бу ысул бик гади, аны хәтта өй шартларында да башкарырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International