Кичә Биектауның халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эш һәм уку урыннары ярминкәсе үтте.
Биредә мәктәп укучыларын дүрт уку йорты укыту өстенлекләре, керү шартлары белән таныштырды.
Ярминкәдә 142 мәктәп укучысы катнашты, аларга һөнәри юнәлеш бирүче хезмәт күрсәтелде.
Эш бирүчеләр тарафыннан 28 вакансия тәкъдим ителде, 37 эшсез гражданга консультация үткәрелде.