Түбән Каманың "Балкыш" приютында космонавтика көнен билгеләп үттеләр

2016 елның 12 апреле, сишәмбе

Кичә Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында космонавтика көненә багышланган "Йолдызлы күк" чарасы узды.

Тәрбияче Рәисә Алпыспаева учреждение карамагындагыларга кояш системасының һәм кешенең космоска беренче очышы хакында сөйләде, әлеге темага кагылышлы викторина үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International