Түбән Камада 3 предприятие эшсезләргә вакансияләр тәкъдим итте

2016 елның 14 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Түбән Каманың халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе узды.

Әлеге ярминкә барышында катнашучылар кадрлар белән тәэмин итүче оешма белгечләреннән эш урыннары турында хәбәрләрне белешеп, киңәшләшә алды. Биредә барлыгы 157 вакансия тәкъдим ителде.

Ярминкәдә 22 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International