Лениногорскның тернәкләндерү үзәгендә Г.Тукай тууына 130 ел тулу уңаеннан чаралар уза

2016 елның 14 апреле, пәнҗешәмбе

Лениногорскның “Алый парус” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Габдулла Тукай тууына 130 ел тулу уңаеннан чаралар узды.

Әйтик, учреждениедә татар шагыйренең тормышы һәм иҗатын сурәтләүче рәсемнәрдән стенд урнаштырылды, шулай ук Г.Тукай һәйкәленә экскурсия оештырылды.

Учреждение белгечләре әйтүенчә, егет һәм кызларны алда шәһәр китапханәләре хезмәткәрләре белән очрашу һәм тематик дәресләр көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International