Бөгелмәнең “Ялкын” приютында тәрбияләнүчеләр янгын сүндерү бүлегендә булып кайтты

2016 елның 13 апреле, чәршәмбе

Бүген Бөгелмәнең “Ялкын” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүче балалар өчен янгын сүндерү бүлегенә экскурсия оештырылды. Чараның максаты – балигъ булмаганнарны янгын сүндерүче һөнәре белән таныштыру.

Экскурсия диспетчерлык пункты белән танышудан башланды. Биредә янгын турында һәбәр кабул ителә һәм тревога бирелә.

Аннан соң балалар шөгыльләнү һәм ял өчен булган бүлмәләрне карады, янгын сүндерү җиһазлары белән танышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International