Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган иҗади викторина Азнакайның халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә узды

2016 елның 14 апреле, пәнҗешәмбе

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуны бәйрәм итү алдыннан Азнакай шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре 2 нче һәм 7 нче номерлы мәктәпләренең 4 нче сыйныфлары арасында иҗади викторина оештырды.

Балалар, төркемнәргә буленеп, язучының иҗат юлы һәм әсәрләре буенча көч сынаштылар, күмәк рәвештә язучының әсәрләренә рәсем ясадылар, пазл җыйдылар. Шулай ук, әкият-мультфильм карадылар, аның төп темасын билгеләделәр. Өйгә бирелгән эшне-иҗади музыкаль номерны да укучылар бик зәвыклы итеп күрсәттеләр.

Очрашу ахырында барлык катнашучылар аягүрә басып, “Туган тел” җырын караокега башкардылар. Әлеге чарада барлыгы 30 укучы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International