Мамадышның "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә төрле авыруларны профилактикалау максаты белән даими рәвештә лекцияләр һәм әңгәмәләр уза.
Бүген учреждениедә “Гельминтозны кисәтү” темасына чираттагы дәрес узды. Белгечләр сүзләренә караганда, өлкәннәр биредә бик күп файдалы мәгълүмат ишетте, бу бигрәк тә җәйге сезон якынлашуы белән актуаль иде.