Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,9%ны тәшкил итә

2016 елның 13 апреле, чәршәмбе

Статистик мәгълүматларга караганда, 12 нче апрельгә республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 18516  эшсез кеше теркәлгән. Бу сан узган атнага караганда 60 кешегә артыграк. Эшсезлек дәрәҗәсе исә 0,9% күрсәткечендә саклана.

Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 25353 кә тиң, соңгы атнада гына да оешмалар 1862 эш урыны ачык дип белдергәннәр.

Хисап атнасы барышында исә 1038 кеше эшсез дип танылган. Эшләреннән азат ителүчеләрнең 437се хезмәт вазыйфаларын үз теләкләре белән калдырып киткән. 75  кеше исә оешма таралу яки штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International