Иң күп эштән китүчеләр – эшкәртүче җитештерү тармагыннан

2016 елның 13 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы күзәтүенә караганда, 6 нче апрельдән алып 12 нче апрельгә чаклы булган хисап атнасында  эшсез дип танылганнар арасыннан 187  кеше  эшкәртүче җитештерү тармагына караган эшеннән азат ителгән. Моңа охшаш хәл икътисадый эшчәнлекнең башка төрләрендә дә  очрый. Мисал өчен, күмәртәләп һәм берәмләп сәүдә итү тармагында 113 кеше эшсез дип билгеләнгән.

Башка тармакларга мөнәсәбәттә караганда эшеннән азат ителгәннәр саны болайрак бүленә: күчемсез мөлкәт белән операцияләр – 59, транспорт һәм элемтә – 52, икътисад эшчәнлеге – 49, төзелеш – 43, мәгариф өлкәсе – 41, социаль-коммуналь шәхси хезмәтләр күрсәтү – 37, авыл хуҗалыгы, аучылык, урман хуҗалыгы – 30, дәүләт идарәсе – 24, сәламәтлек саклау – 15, файдалы казылмалар табу – 13, кунакханә һәм ресторан бизнесы – 8, электроэнергия, газ, су  җитештерү һәм тарату – 8. Балыкчылык тармагында исә бер генә эштән китү очрагы да теркәлмәгән.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International