Статистик мәгълүматларга караганда, 12 нче апрельгә Яр Чаллыда узган хисап атнасы барышында теркәлгән эшсезләр саны 25 кешегә кимеп, 2795 не тәшкил итә.
Чистайда киресенчә эшсезләр санының артуы күзәтелә. 5 нче апрельгә биредә 323 кеше булса, хәзер аларның саны 93 кешегә арткан. Әлеге тенденция Алабуга, Менделеевск, Түбән Кама һәм Кама Аланында да саклана.