Зәйнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре укучылар белән һөнәри юнәлеш бирүче чаралар үткәрә

2016 елның 13 апреле, чәршәмбе

Кичә Зәйнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре чираттагы  һөнәри юнәлеш бирүче чара үткәрделәр. Узекнең кучмә офисы махсус коррекцион мәктәптә булып кайтты.

Булачак чыгарылыш сыйныф укучыларына учреждениенең эшчәнлеге, халыкка күрсәтелә торган хезмәтләр турында сөйләнелде. Шулай ук белгечләр хезмәт базарында кытлык кичергән һәнәрләр хакында да сөйләп үтте.

Очрашу азагында яшүсмерләргә "Киләчәк һөнәрләр күзәтүе" фильмын тәкъдим иттеләр.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International