Шушы көннәрдә Бөгелмәнең "Салават күпере" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре "Волонтер" үзәге әгъзалары белән берлектә “Игелеклелек чылбыры” акциясе үткәрде.
Акция “Игелек кыл һәм ул сиңа кире кайтыр” исеме астында үтте. Аның барышында оештыручылар тирә-юньдәгеләргә карата битараф булмаска өндәп, белешмәлекләр таратты.