Бүген Чистайның "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүче Бөек Ватан сугышы тыл хезмәтчәне Чыңгыз Камалов туган көнен билгеләп үтә.
Традиция буенча аны коллектив һәм биредә яшәүчеләр бергәләшеп котлады. Шигырьләр, җырлар, җылы теләкләр яңгырады, бүләкләр тапшырылды.