Алабуганың интернат-йорты тормышы күңелле һәм файдалы үтә

2016 елның 12 апреле, сишәмбе

11 апрельдә Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында "Икенче бөтендөнья сугышы фаҗигасы " дип исемләнгән тематик чара узды. Биредә өлкәннәргә тарихка нигезләнеп төшерелгән видеоязамалар күрсәттелде. Чара сугыш елларында язылган җырларны башкару белән тәмамланды.

"Безнең кадерле ветеран" һәм "Игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтү" проектлары кысаларында Александровский паркында фольклор бәйрәм "Карга боткасы" үткәрелде.

Шулай ук бүген район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре учреждениедә яшәүчеләр өчен космонавтика көненә багышланган чара оештырды.

Моннан тыш, интернатта "Виртуаль музей" проектын тормышка ашыру дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International