Бүген Балтачның “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлеге карамагынадыгылар өчен Кече Лызи мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашында хәйрия концерты узды.
Концерт бик оешкан, җанлы төстә күңелле узды. Тернәкләнү узучы тыл ветераннары, мөмкинлеге чикле кешеләр Кече Лызидан килгән сәнгать коллективына үз теләкләрен, рәхмәтләрен җиткерде.