Шушы көннәрдә Балтачның «Наз» социаль-тернәкләндерү бүлегендә тернәкләнү узучы мөмкинлекләре чикле кешеләре һәм пенсионерлар «Социаль туризм» программасы буенча “Саба урман хуҗалыгы тарихы” музеенда булып кайтты.
Музей мөдире Ландыш Сунгатулловна күргәзмә заллар буйлап, XIX гасыр чорында Саба урман хуҗалыгындагы археологик табылдыкларын, төрле язмаларны, күргәзмә материалларны аңлатып сөйләде. Музей залларында сабалыларның танылган шәхесләрнең фоторәсемнәре, сирәк очрый торган кулъязмалар, йорт – кирәк яраклары, агачтан эшләнгән кул хезмәтләре күрсәтелгән. Тернәкләнүчеләрне бигрәк тә татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайга багышланган 10 скульптура сурәте үзенә җәлеп итте.
Сәяхәт өлкәннәргә, мөмкинлекләре чикле кешеләргә бик ошады. Алар рәхмәт йөзеннән музей коллективына үз теләкләрен, рәхмәтләрен житкерде.