Вахитов районында узган вакансияләр ярминкәсенә йомгак ясадылар

2016 елның 12 апреле, сишәмбе

Бүген Казанның Вахитов районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан оештырылган вакантлы эш урыннары кече ярминкәсендә 422 кеше катнашты.

Әлеге чарада 5 предприятие һәм оешма вәкилләре бар иде. Биредә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре гражданнарга хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү, һөнәри укыту һәм яңадан укыту мәсьәләләре буенча консультацияләр уздырды.

Нәтиҗәдә, 19 кеше алга таба эшкә урнашу өчен юлламалар алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International