Габдулла Тукай тууына 130 ел тулу уңаеннан Арчаның халыкка социаль хезмәт күрсәтү "Мәрхәмәтлек үзәге" хезмәткәрләре кичә уздырды.
Чара Илсөя Сафиуллинаның шагыйрьнең тормыш юлы турында сөйләвеннән башланып китте. Аннары биредә җыелган өлкән яшьтәге гражданнар Г. Тукай шигырьләрен сөйләде, викторинада катнашты.