Бүген Яр Чаллының "Тарзан" бау шәһәрчегендә имин булмаган гаиләләрдән 11 бала мавыктыргыч чарада катнашты.
Чараны "Волонтер" үзәге активистлары һәм Яр Чаллының "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре оештырды.
Биредә балалар рәхәтләнеп тапкырлыкта һәм җитезлектә көч сынашты, биремнәр узды.