14 нче апрель көнне Казанның Идел буе халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе үтәчәк.
Әлеге чарага килүчеләр предприятиеләрнең вәкилләре белән очраша, булган вакансияләр турында мәгълүмат ала, хезмәт һәм мәшгульлек сораулары буенча белешмәләр ала алачак.
Ярминкә барышында оешмалар вәкилләре эш шартлары, эшкә алучыга карата таләпләр белән таныштырачак. Казанлыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар биреләчәк.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре, үз чиратларында, катнашучыларга хезмәт базарындагы хәл һәм актуаль вакансияләр турында сөйләр дип көтелә.
Ярминкә Казан шәһәре, Бертуган Касыймовлар урамы, 22/7 нче йорт адресы буенча бинада узачак. Башлана 9.00 сәгатьтә.
Белешмәләр алу өчен телефон: 224-86-66