“Язгы игелек атнасы – изге эшләр эстафетасы #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН" хәйрия акциясе кысаларында 16 нчы апрельдан 6 нчы майга кадәр Биектауның “Өмет” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәткәр катнашында чаралар узачак.
Шулай итеп, белгечләр “Чиста йорт – чиста ишегалды” акциясе үткәрергә планнаштыра. Аның барышында социаль хезмәтләр алучыларның йорт һәм йорт яны территориясе җыештырылачак.