15 нче апрель көне «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында 18 нче – 19 нчы апрель көннәрендә Казан шәһәрендә узачак аутистик спектры какшаган балаларның тайпылышын үз вакытында ачыклау, социаль яраклаштыру һәм аларга инклюзив белем бирү буенча Бөтенроссия конференциясенә кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алышу узачак.
Чарада ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов һәм Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау Министрлыгының балалар баш психиатры Елена Мирскова катнашачак.