Бүген Түбән Каманың "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә "Без бергә" клубы эшчәнлеге кысаларында инвалид балалар тәрбияләүче әти-әниләр белән очрашу узды.
Үзәк психологы Альбина Шамиева "Балам" темасына тренинг дәрес оештырды. Аның максаты әти-әниләрнең балалары белән бергә хезмәттәшлек итүдән гыйбарәт иде. Уңай нәтиҗәләргә ирешү өчен белгеч арт-терапия алымнарын кулланды.