Шушы көннәрдә Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында танып белү дәресе узды. Ул дөрес туклануга юнәлтелгән иде.
Әлеге чараның максаты – балаларны файдалы азык-төлек, витаминнар белән таныштыру.
Дәрес театральләштерелгән тамаша белән башланып китте, монда балалар үзләре яшелчә һәм җиләк-җимеш ролен башкарды. Приют тәрбиячесе Антонина Иванова уен формасында юнәлтүче сораулар бирде. Балалар дөрес туклану турында фикерләрен әйтте.