Шушы көннәрдә Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында урта һәм кече яшьтәге тәрбияләнүчеләр өчен Г.Тукай тууына 130 ел тулуга багышланган танып белү дәресе үтте.
Приют карамагындагы балалар шагыйрьнең биографиясе белән генә түгел, иҗаты белән танышып "Шүрәле", "Су анасы", "Кәҗә белән тәкә" әкиятләре буенча видеоязмалар карды.