Бүген Бөгелмәнең “Ялкын” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында “Язгы игелек атнасы – изге эшләр эстафетасы” #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН акциясе кысаларында чара узды.
Әлеге чара "Изге эшләр" видеоязмасын карау белән башланып китте. Аны карагач, балалар яхшылык һәм яманлык турында фикер алышты. Аннан егетләр һәм кызлар уеннар уйнады, игелеккә багышлап рәсемнәр ясады.