Менделеевскның "Өмет Яры" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече Яр Чаллының Бөтенроссия ирекле янгын сүндерү җәмгыяте белән берлектә күп балалы гаиләләрнең торак йортларына янгынга каршы датчиклар урнаштыру максаты белән рейдлар оештырды.
Мондый саклык чарасы 10 гаиләгә кагылды. Аның кысаларында газ җиһазларының, электр челтәрләренең төзеклелеге тикшерелде, гаилә әгъзалары белән янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрелде