Кичә Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында саф һавада беренче бәйрәм "Нәүрүз" узды.
Кереш сүз белән учреждение директоры чыгыш ясады. Ул биредәгеләрне бәйрәм белән котлап, уңышлар, сәламәтлек һәм иминлек теләде. Аннан соң мәдәният йорты һәм үзәк район китапханәсе хезмәткәрләре үзешчән сәнгать артистлары әзерләгән концерт программасы күрсәтелде.