Бөгелмәнең “Ялкын” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүче Ксения Ботманова III "Җиңү Көне" Бөтенроссия халыкара конкурсында катнашты. Ул “Авторлык шигыре номинациясендә” I дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.
Ксения конкурска "Рәхмәт Сезгә!" шигырье тәкъдим итте. Ул анда сугышчы–саклаучыларга соклануын, хөрмәтен, рәхмәтен җиткерде.