Бүген Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Габдулла Тукай тууына 130 ел тулуга багышланган рәсем конкурсы узды.
Чара барышында әби-бабайлар шагыйрьнең шигырьләрен, иҗатын, тормыш юлын искә төшерде. Аеруча оста рәссамнәр дип Геннадий Костылев һәм Евгений Стеценко табылды.