Бүген Буа районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Гармония” бинасында хезмәткәрләрне эвакуацияләү буенча күнегүләр үткәрелде. Эвакуация күнегүендә халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Гармония”, социаль яклау бүлеге һәм 15нче номерлы материаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре катнашты.
Көндезге сәгать унбердә бинаның беренче катында шартлы янгын чыгу сәбәпле, системалы элемтәдән хезмәткәрләрне эвакуация турында искәрттеләр.
Бинада булган барлык кешеләр белешмә буенча электр приборларны сүндереп, кыйммәтле документларны алып, бинаны калдырып чыктылар.
Эвакуация күнегүе уңышлы узды, барлык хезмәткәрләр дә тиз арада эвакуацияләнде дип учреждениянең җитәкчесенә тапшырылды.
Белгечләр сүзләренә караганда, мондый күнегүләрне үткәреп, кискен янгын чыккан очракта, хезмәткәрләр үзләрен ничек тотарга һәм дөрес, тиз, хатасыз янгынга каршы чараларны уткәрергә өйрәнәләр.