Балтачның “Наз” үзәгендә хезмәткәрләр җыелышы үтте

2016 елның 8 апреле, җомга

Кичә Балтачның "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә хезмәткәрләрнең чираттагы җыелышы узды. Биредә 40 социаль һәм 7 медицина хезмәткәре катнашты.

Җыелыш "Наз" үзәге җитәкчесе Гөлнара Ахмадиева чыгышы белән башланып китте. Катнашучыларга ул эшчәнлекнең төп аспектлары турында сөйләде. Шулай ук биредә социаль хезмәтләр алучыларда еш туган мәсьәләләр каралды, "Язгы игелеклелек атнасы" республика акциясе турында да сүз барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International