Бүген Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан Чистайның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында саф һавада массакүләм зарядка узды.
Биредә катнашучылар игътибарына комплекс күнегүләр тәкъдим ителде. Учреждение хезмәткәрләре сүзләренә караганда, даими физик күнегүләр ясау организмны ныгыта һәм иммунитетны арттырырга ярдәм итә.