"Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН" республика акциясе кысаларында Яр Чаллының "Асылташ" приютында чаралар уза

2016 елның 8 апреле, җомга

Кичә "Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН" республика акциясе кысаларында Яр Чаллының "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр янына бүләкләр һәм күңел ачу программасы белән АО "Автоградбанк" вәкилләре килде.

Чара барышында егет-кызларга уңайлы, практик формада физика һәм химия законнарын аңлаттылар. Шулай ук балалар химик һәм практик тәҗрибәләрдә катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International