Шушы көннәрдә үз чыгышында РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин хәбәр иткәнчә, министрлык демография сәясәте Концепциясенең планын тормышка ашыру буенча чаралар кысаларында 2018-2025 елларга "Имин хезмәт" дәүләт программасын эшләячәк.
“Программа хезмәт эшчәнлеге барышында кеше гомерен һәм сәламәтлеген саклауга юнәлдерелгән булачак”, – диде Министр Максим Топилин.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, Сочи шәһәрендә 18-22 апрельдә узачак Бөтенроссия хезмәтне саклау атнасында "Имин хезмәт Дәүләт программасы – профилактика өстенлеге" түгәрәк өстәле үткәреләчәк.