Яр Чаллыда 218 кеше вакансияләр ярминкәсендә катнашты

2016 елның 7 апреле, пәнҗешәмбе

Дәүләт мәшгульлек хезмәтенең 25 еллыгының бәйрәм итү уңаеннан 2016 елның 7 апрелендә Яр Чаллы шәһәрендә эш урыннары ярминкәсе узды.

Ярминкәнең төп максаты – халыкка эшкә урнашуда ярдәм күрсәтү  һәм вакантлы эш урыннары буенча күрсәтмә бирү. Әлеге ярминкә шәһәрдәшләребездә эш бирүчеләр белән турыдан-туры аралашу чарасы булып тора, ә бу үз чиратында хезмәт хакының күләмен, эш шартларын белергә һәм эшкә керергә теләүчеләрне сайлаганда төп сыйфатларга игътибар бирүгә ярдәм итә.

Эш эзләүчеләр белән очрашуга шәһәрнең 14 оешмасыннан кадрлар белән эшләү белгечләре килгән иде: ҖЧҖ “Силикат кирпеч заводы”, ҖЧҖ “Газобетон”, ПАҖ “КАМАЗ “Тимерчелек заводы”, ҖЧҖ “Сәүдә йорты “Дуслык”, ҖЧҖ “Ераклаштырылган сәүдә”, УМҖ “Электротранспорт”, ҖЧҖ “ПКФ Жилкомсервис” һәм башкалар.

Эш бирүчеләр түбәндәге эш урыннарын тәкъдим иттеләр: баш инженер, директор урынбасары, группа  җитәкчесе, инженер-программчы, икъдисадчы, баш технолог, менеджер, хисапчы, фельдшер, пешекче, келәтче, тикшерүче, токарь, газ белән кисүче, тимерче, штаплаучы, термист, стропальщик, кран машинисты, фрезерчы, җитештерү биналарын җыештыручы, укчы һәм башкалар. Ярминкәдә катнашучылар  шулай ук вакантлы эш урыннарын үзәкнең тупланмасыннан да карый алдылар, анда барлыгы  2400  буш эш урыны тәкъдим ителә.

Үзәк белгечләре ярминкәгә килүчеләргә  укыту, үз шөгылеңне ачу һәм хезмәткә кагылышлы законнар буенча консультацияләр бирде. Ә ҖЧҖ “Кредитны яп – Закамье” юристлары кредит банклары һәм микрофинанс оешмалары аша – четерекле финанс хәленә тарыган гражданнарга консультацияләр күрсәтте.

Шулай ук Яр Чаллы шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге дәүләт казна  учреждениясендә күрсәтелүче дәүләт хезмәтләре турында видеопрезентация тәкъдим ителде.

Ярминкәдә барлыгы 218 кеше катнашты, шәһәр оешмаларына эшкә урнашу өчен 16 кешегә юлланма бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International