Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган чаралар Чирмешән районында уза.
Әйтик, шушы көннәрдә "Мәрхәмәтле йөрәк" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре адреслы ярдәм күрсәтү өчен социаль паспортларны яңарту, торак-көнкүреш шартларын бәяләү максаты белән карамактагы ветераннар янында булып кайтты.
Хәзерге вакытта өйдә социаль хезмәтләр күрсәтү бүлеге карамагында 48 ветеран тора. Шуларның 31е - тыл хезмәтчәне, 14е - Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннары.